Wagtail

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Wagtail

Wagtail

     Дуслар, шәп яңалыгым бар! Тиздән яз җитә! Шаяртам инде, бу хәбәр белән беркемнедә шаккатырып булмас. Беренчедән, ул инде җитте.  Икенчедән, яз хәр ел саен килә дә китә. Ләкин шунысы сөендерә яз җитү белән туган якларына, көньякка киткән кошлар кайта. Кызык, алар ни өчен кыш көне чит илгә китәләр икән? Алар шулай ял итәргә китәләзрме икән? Әйдәгез әле, шундый чит илдә кышлаучы кошларның берсе белән танышып китик.

     Бу кошның исеме - сиртмәкойрык. Әлеге кош турында беренче тапкыр ишетәсезме? Димәк сезгә «ШАЯН ТВ» каналын күбрәк карарга кирәк. Чөнки безнең каналыбызда баручы тапшыру һәм мулҗтфильмнар аша сез бик күп мәгълумат ала аласыз.

     Ә хәзер әйдәгез сиртмәкойрыкка әйләнеп кайтыйк. Бу кошлар күбесенчә үз ояларын җирдә ясыйлар. Әлеге кошлар ялгызлыкны яратмыйлар, шуңа күрә төркем-төркем булып күл буйларында җыелып яшиләр. Сезнең күл буйларында, чабып йөрүче, иртән тешләрен чистартып йөрүче кошлар күрсәгез, димәк бу сиртмәкойрыклар. Тешләрен чистартып йөриләр дип алдаштым, ләкин чабып йөрүләре турында ялганламадым. Башка кошлар сикереп, әкрен генә атлап йөрсә, сиртмәкойрыклар рәхәтләнеп чабып йөриләр.

     О, күрдегезме! Яңа гына яннан сиртмәкойрык йөгереп китте. Ярый, саубулыгыз, мин аны куып тотып, аның ни белән тукланырга яратканын сорыйм әле. Ә бу вакытта сез «ШАЯН ТВ» каналын кушып мавыктыргыч дөнья белән таныша торыгыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...