"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне!

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне!
Хәерле көн, дуслар!
Бүген бездә зур бәйрәм! 26 август "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне! 17 ел эчендә ТНВ зур медиахолдингка әверелде. Илшат Юныс улы Әминов җитәкчелегендә  коллектив зур уңышка иреште. Котлыйбыз!

"Яңа гасыр" каналы.

Заман белән бергә атлый,

Һәр тапшыру кызыклы,

Мәгълүматлы, файдалы.

 

"Манзара" тапшыруыннан

Башлана яңа иртә.

ТНВны карасаң,

Көннәр күңелле үтә.

 

Иң соңгы яңалыкларны

Тапшыра һәрбер йортка.

Күпме кеше килде инде,

"Башваткыч"ка кунакка.

 

Бөтендөнья «Татарларын»

ТНВ берләштерә.

"Адәм&Һава" гаиләгә

Лаеклы үрнәк бирә.

 

"Халкым минем" - зур горурлык!

Иң-иңнәр "Ватандаш"та!

"Сәхнәдәш"нең йолдызлары

Ярыша "Кайнар хит"та.

 

Җәвит абый кәмитләре

Җибәрә кәефләрне күтәреп,

"Җырлыйк әле", рәхәт яшик,

"Sиңа миннән sәлам" әйтеп.

 

"Туган җир"ебез - Татарстан,

Зур "Адымнар" белән алга бара.

Мәгарифнең соңгы хәбәрләре

"Белем дөньясы"нда урын ала.

 

"Батырлар" да зәңгәр экранда,

Татар ашлары да иң түрдә!

"Таяну ноктасы"нда булган яшьләр

Курыкмыйча менәр гел үргә!

 

Киң канат астына алды

"Шаян ТВ", "Мәйдан"ны.

"Болгар радиосы" гөрләп эшли!

Яшә, "Яңа гасыр"!

Берләштереп бөтен татарны!



Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...