Кыш бабай үпкәләми...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кыш бабай үпкәләми...

Кыш бабай үпкәләми...

“Турстат” агенствосы популяр Кыш бабайлар рейтингын төзегән.

Беренче урынга Бөек Устюг Кыш бабае чыккан. Мәгълүматләргә караганда, әлеге кышкы тылсымчы белән күрешергә дип, Яңа Ел бәйрәмнәрендә, әлеге шәһәргә ел саен 300 меңләп кунак килә икән.

Икенче урында кем тора дисезме? Әлбәттә, безнең үзебезнең татар Кыш бабае. Аның биләмәсе исә Арча районында урнашкан. Ул анда үзе генә түгел, ә оныгы Кар кызы белән гомер кичерә икәнен күбегез ишетеп беләсездер инде?

Өченче урынга Олонец шәһәрендәге Паккайне чыккан. Аның Кыш бабае башкалардан нәрсә белән аерыла дисезме? Ул бик   яшь һәм аның спортны яратканы әллә кайдан күренә.

Дөнья буйлап бик күп кышкы тылсымчыларны очратырга була. Тик аларның берсе генә рәсми Кыш бабай дип санала. Ул, беренче урынны яулаган Бөек Устюг Кыш бабае. Ләкин аңа карамастан, башка Кыш бабайлар аңа үпкәләми. Алар бик тату һәм дус кына түгел, әле бик теләп бер-берсенә кунакка да йөрешәләр, төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. Аларның бергә җыелулары ноябрь аена туры килә.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...