Дуслар, сезгә тамашачыбыз Алия Садриеваның “Йомшагым” дип исемләнгән әкиятен тәкъдим итәбез!
Калын урманда яшәгән ди бер керпе малае. Аның дуслары күп булган. Бервакыт ул куян, төлке, бүре, тиен, аю балалары белән яланда уйнап йөргәндә, аны эзләп, әни керпе килеп чыккан. “Улым, йомшагым, өйгә кайтырга вакыт”, - дип, керпе малаен чакырган. Моңа башка җанварлар бик аптыраган: керпе малаена тиеп тә булмый, әнәләре кадый, ничек йомшак булсын инде ул! Ә керпе малае әнисенә каршы йөгереп, аны кочаклап алган.
Әниләр өчен һәр бала кадерле, ничек кенә чәнечкеле булса да, йомшак шул.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Comments: