28 October 2022
Дуслар, бу атнада сезне ШАЯН тамашачыбыз Сәйлән Сафинаның «Яран гөлем» дип аталган шигыре белән таныштырабыз.
Әбием белән бергә
Яран гөле утырттык.
Чәчәк атсын, үссен дип,
Су сибеп, карап тордык.
Аллы-гөлле чәчәк атып,
Гөлем өйне балкытты.
Әбием дә бик сөенде,
Минем шатлыгым артты.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбыз битендә урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Comments: