ГӨЛНАЗ АСАЕВА: «ВИЛЛИНЫҢ СТИЛЕН АҢЛАМЫЙМ»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ГӨЛНАЗ АСАЕВА: «ВИЛЛИНЫҢ СТИЛЕН АҢЛАМЫЙМ»

ГӨЛНАЗ АСАЕВА: «ВИЛЛИНЫҢ СТИЛЕН АҢЛАМЫЙМ»

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында Гөлназ Асаева Вильданны кызганулары һәм үзен усал диюләре хакында сөйләде.

- Барысы да: «Вильданны кызганыч, шундый усал Гөлназга килеп эләкте», - дип сөйли. Безнең нинди генә хәл килеп чыкса да, бөтен әйбердә гел Вильдан баш. Мин үземне яхшы итеп күрсәтүдән әйтмим. Чыннан да, бездә Вильдан баш. Беренчедән, ул миннән башлырак, уңганрак, тырышрак һәм мин барыбер анда зур авторитет күрәм. Сәхнәдә, бәлки, мин өстенрәк күренәмдер, тик тормышта мин тулысынча «ирем артында» яшим. Моның белән, һичшиксез, бәхетлемен, чөнки мин бөтен әйберне үзе эшли торган, үзе акча эшли, үзе бала үстерә торган хатын-кызлар рәтенә кермим. Барысын да Вильдан хәл итә.

Ә сәхнәгә килгәндә, без аның белән бергә эшли алмадык. Аның үз юнәлеше, минем үз стилем. Мин аның стилен аңламыйм, ә ул...

Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...