«Эра талантов»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Эра талантов»

«Эра талантов»
Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Татарстанда региональ халык этномузыкаль җыр мирасын саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрелә. Мондый проектларның берсе - «Талантлар эрасы». Бәйге Халыкара балалар һәм яшүсмерләрнең халык җырлары башкару фестивале булып тора. 

Фестиваль 2 турда уза һәм бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән халык җырлары жанрында эшләүче иҗат коллективларын җыя. Беренче тур кысаларында жюри видеоязмалар буенча 60 коллективны икенче турга сайлап алачак. Әлеге катнашучылар 2022 елның 11 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Казанда узачак фестивальнең финалына чакырылачак.
Фестиваль түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: халык җыры, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбле (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип.

Фестивальдә катнашу түләүсез. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Фестивальнең нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән eratalantov.ru сайтында танышырга була. Мондый чарадан читтә калмагыз! Катнашырга ашыгыгыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...