Be careful!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Be careful!

Be careful!
Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә «Очучы тәлинкә» аттракционы тамашачыларның күз алдында җимерелеп төшкән.

Бу вакытта аттракционда сигез кеше булган. Җиде метрлы биеклектән килеп төшеп, 20 яшьлек кыз һәлак булган.

Аттракцион март аенда кулланылышка тапшырылган булган. Әлеге вакытта Джизак прокуратурасы тикшерү эше ачкан.

 Кызганычка каршы, аттракционнарда фаҗигаләр артканнан-арта. Күптән түгел Сәмәрканд шәһәрендә дә карусельдан бер кыз чыгып очкан булган, бәхеткә, ул исән калган.

Мәскәүнең «Сокольники» паркында исә үткән атнада гына балалар бер аттракционда башлары белән аска карап эленеп калганнар һәм җиргә килеп төшкәннәр. Бер баланың мие селкенгән, икенче бер кыз аңын югалткан.

Тулырак Tatar Today - татар яңалыклары.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...