Марсель Мәхмүтов «Артистлар арасында кем белән эшләү иң авыры?», дигән сорауга җавап бирде

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Марсель Мәхмүтов «Артистлар арасында кем белән эшләү иң авыры?», дигән сорауга җавап бирде

Марсель Мәхмүтов «Артистлар арасында кем белән эшләү иң авыры?», дигән сорауга җавап бирде

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» тапшыруында танылган шоумен һәм режиссер Марсель Мәхмүтов “Эшләргә авыр булган артист кем?”, дигән сорауга җавап бирде:

- Бераз гына үзен тәккәббер тоткан артист белән эшләве авыр. Барыбер ни дисәң дә бит, артист та кеше. Син гади һәм аңлаешлы булырга тиеш. Сөйләшә-сөйләшә, эшли-эшли без ул әйберне урынына утыртабыз. Ләкин беренче күрешкәндә һәм беренче сөйләшкәндә менә бу тәккәбберлек гына эшләргә комачаулый. Кайберәүләргә «әйдә бераз гына гадирәк сөйләшик әле, зинһар өчен», диясе килә.

Мин татар эстрадасы өлкәсендә бик күп эшлим. Шуңа күрә, бер генә артистны аерып әйтәсем килми. Кыяфәтенә килсәк, ул озын буйлы, бик тә популяр һәм шуның белән җитеп торыр.

Артист белән эшләгәндә, син, иң беренче чиратта, стресска бирешмәүчән һәм бераз гына психолог та булырга тиеш. Чөнки концертны сәхнәгә чыгарырга ике атна кала артист дулкынлана, борчыла. Вакыт азрак калган саен һәр артистта «монда нишлисе иде?», дигән дулкынланулар башлана. Менә шушы әйберләр белән эшли белергә кирәк.

Шаярып кына артистларга: «Бәлки тиздән мин үземнең продюсерлык үзәгемдә шундый ярдәм күрсәтә башлармын», - дип, әйтәм. Мәсәлән, концертка бер атна кала шалтыратып сөйләшү, концерт көнендә тынычландыру. Минем дә үз эшемне сыйфатлы итеп башкарып чыгасым килә. Аларның да шулай. Без бары тик бер-беребезгә ярдәм итәргә генә тиешбез. Бу очракта эмоцияләргә бирелмичә, күбрәк аек акыл белән фикер йөртергә кирәк дигән мөрәҗәгатем бар артистларга. Күп артистлар бу әйбергә...

Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...