Нәүрүз: көн белән төн тигезләште

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Нәүрүз: көн белән төн тигезләште

Нәүрүз: көн белән төн тигезләште

Бүген язгы көн белән төн тигезлеге көне! Димәк, Нәүрүз бәйрәме! Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн!

Көн-төн тигезлеге көннәрендә урта киңлекләрдә көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Бу вакытта Кояш төгәл көнчыгышта чыгып, төгәл көнбатышта бата һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә.

Язгы көн-төн тигезлеге Төньяк ярымшарда астрономик язның башы булып санала.

Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Нәүрүз көннәрендә йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш саналган. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...