Бүген «BC Academy» Халыкара мәктәбендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты үтте. Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде.
Концертта «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук килгән кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә яхшы кәеф һәм күтәренке рух бүләк иттеләр!
Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде!
Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.
Comments: