29 May 2024
1 июнь көнен бергә үткәрергә чакырабыз! Балаларны яклау көне уңаеннан «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына бик күп бәйрәм чаралары һәм бүләкләр әзерләде!
Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналының PR-бүлеге хезмәткәре Дилияр Борһанов «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булып кайтты. Программада ул 1 июнь көнне булачак балалар өчен бәйрәм чаралары һәм махсус бәйрәм эфиры хакында сөйләячәк.
Тапшыруны иртәгә иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карарга онытмагыз!
Comments: