Ни өчен Айваз Садыровның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән тапшыруы чыкмый калган?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ни өчен Айваз Садыровның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән тапшыруы чыкмый калган?

Ни өчен Айваз Садыровның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән тапшыруы чыкмый калган?

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче «Килде-китте шоу» тапшыруында Айваз Садыров «50 сорау» тапшыруының тозланган чыгарылышы һәм башка өлкәгә кереп китүе хакында сөйләде.

- Минем «50 сорау» дигән тапшыруым бар иде. Аның Илсөя Бәдретдинова белән төшерелгән чыгарылышы чыкмыйча калды, «тозланды». Илсөя каршында оят та миңа. Берничә ел элек без аның белән тапшыру төшердек. Кайткач карасам, камераның тавышы язылмаган, тавыш бөтенләй юк. Үзенә шалтыратып әйттем һәм «тагын бер төшерергә вакытың буламы», - дип сорадым. Ул ризалашты һәм без тапшыруны кабат төшердек. Әле ул тапшыру минем һаман ята.

Проектлар буенча, иҗат кешесе үзе белән һәрвакытта да конфликтта яши. Кайвакыт ул ниндидер идея белән яна-яна да, янып бетә. Бүгенге көндә мин шундый халәттә. Гадәттә, миңа төнлә уянып китсәм дә, машинада барсам да берәр идея килә. Мин аларның бөтенесен дә телефоныма язып барам. Шулай итеп, телефонда 7 мең тирәсе шундый язу бар. Әмма аларның күп булуы да начар икән, чөнки кайсына тотынырга, кайсын башларга дип уйлыйсың. Бүгенге көндә әзер проектларым бар дип әйтә алмыйм. Мин хәзер икенче юнәлештә казынам. Бу күбрәк белем бирү өлкәсенә карый. Үземне берникадәр татар теле, иҗат, сәхнә буенча белем бирүдә сынап карыйсым килә. Бүгенге көндә миңа шул өлкә кызык. Белемем буенча мин инглиз теле укытучысы да. Шуның буенча моңарчы журналистика бүлегендә дә укыттым. Үзем яңадан укырга кергәнлектән генә, ул хәзергә...

Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...