БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ

Дуслар, сезгә Азалия Шиһапованың шигырен тәкъдим итәбез! 

Язның аяз бер иртәсен
Бизәмәк булган суык.
Ак яфрак ярган барчасы -
Урманда агач, куак.

Зөбәрҗәтләр җемелдәшә,
Кояшлы, нурлы иртә.
Таралмаган томан-рәшә,
Бүген җил дә ял итә.

Пәрәвезләр дә бизәлгән
Җем-җем йолдызлар белән.
Күз явын алып, чагыла
Яланда ак кар келәм. 

Таллар да, өянкеләр дә
Атканнар ап-ак чәчәк.
Тиздән алар урынына
Ак «песи»ләр үсәчәк. 

Яз ярата табигатьнең
Томанга төренгәнен.
Сыкылар уята шулай
Агачның бөреләрен.

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...