12 February 2024
Бүген «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинованың туган көне, күркәм юбилее!
Хөрмәтле Рамилә Әхмәтзакир кызы! Сез кайгыртучан, киң күңелле, гадел җитәкче! Сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Сезнең тырышлыгыгыз белән «ШАЯН ТВ» каналы көннән-көн чәчәк ата һәм балаларның чиксез рәхмәт сүзләре яңгырый!
Чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, яңадан-яңа куанычлар, бәрәкәтле, мул тормыш, эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Хезмәттәшләреңнең ихтирамын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
Comments: