Тиздән иң яхшы нәфис сүз осталары билгеле булачак

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тиздән иң яхшы нәфис сүз осталары билгеле булачак

Тиздән иң яхшы нәфис сүз осталары билгеле булачак

Бик тиздән «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең иң яхшы нәфис сүз осталары билгеле булачак!

Шул уңайдан, бүген әлеге бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры-баш мөхәррире урынбасары Роза Әдиятуллина «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Здравствуйте» тапшыруында кунакта булып кайтты.

1ea743d0-fa78-45b0-804c-0c7090004b43.jpg

Шулай ук иртәгә, 13 февраль көнне Роза Әдиятуллина белән «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан «ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булачаклар. Әңгәмә яңа сезонның җиңүчеләре, аларның ничек сайлап алынулары һәм тиздән булачак Гала-концерт хакында булачак. Тапшыруны иртәнге 6:00 сәгатьтә карагыз!

2295d8eb-e755-44cc-b449-d6ff798a5aa6.jpg

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...