Яңа елда теләк теләүнең 5 ысулы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яңа елда теләк теләүнең 5 ысулы

Яңа елда теләк теләүнең 5 ысулы

Яңа ел төне могҗизаларга бай вакыт. Сәгать телләре уникене сукканда күңел түрендә сакланган иң кадерле теләкләреңне теләсәң, алар һичшиксез кабул булачак. Ә без сезгә төрле теләк теләү ысулларын өйрәтеп китәбез.

1. 00:00дан соң 12 кечкенә кәгазьгә берешәр теләк язып чыгыгыз. Аларны бер-берсеннән аерып, мендәр астына салыгыз. Иртән, карамыйча гына, бер кәгазьне мендәр астыннан алыгыз һәм сез тартып чыгарган теләк яңа елда тормышка ашачак.

2. Яңа елга дип әзерләнгән киемегез эченә теләкләрегезне языгыз. Әйтик, акча, сәламәтлек һ.б. Курантлар сукканда кулны шул язу останә куегыз да, аларны инде кабул булган итеп күз алдыгызга китерегез.

3. Сәгать теле уникегә якынлашканда сикерә-сикерә теләк теләгез.

4. Теләкләрне алдан ясап куйган кар бөртегенә языгыз. Соңыннан аларны урамга чыгып, җилгә очырыгыз. Кар бөртекләре җиргә акрын гына төшәчәк. Шул вакытта теләгегезне инде кабул булган итеп күз алдына китерегез.

5. Яңа елда чәчәк бирү гадәте бик таралган булмаса да, чәчәкләр теләк теләгәндә бик нык ярдәм итә икән. Бүләк ителгән чәчәкләргә карап эчтән генә өч теләк әйтергә һәм аны үзең яраткан эчемлеккә салырга кирәк. Соңыннан аны чыршы астына куегыз. Сәгать унике тулганда теләкләрегезне кабат искә төшерегез һәм чәчәк таҗлары салынган эчемлекне эчегез.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...