Кышкы каникулга киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кышкы каникулга киңәшләр!

Кышкы каникулга киңәшләр!

Дуслар, ниһаять, көтеп алган кышкы каникуллар башланды! Ә сез аны күңелле һәм шул ук вакытта файдалы итеп үткәрү өчен исемлек төзедегезме әле? Без сезгә бу эштә ярдәм итәрбез!

* Чыршы өчен үз кулыгыз белән уенчыклар ясагыз.
* Кар бөртекләрен тотып уйнагыз.
* Шәһәребезнең төрле матур урыннарына сәяхәт кылыгыз.
* Күп итеп мандарин ашыгыз.
* Дуслар белән бергә биек таудан “паровоз” ясап шуыгыз.
* Кар өстендәге җәнлек эзләрен өйрәнегез.
* Өйгә боз сөңгесен алып кереп, аның ничек эргәнен күзәтегез.
* Кошлар өчен җимлек ясап элергез һәм көн дә гаҗәеп кошлар дөньясы белән танышыгыз.
* Гөл төбенә төрле җиләк-җимеш орлыклары утыртыгыз һәм аларның ничек үскәнен күзәтегез.
* Чаңгыда һәм тимераякта шуыгыз.
* Зур итеп кардан сыннар ясагыз.
* Имбирьдан төрле фигурадагы печеньелар пешерегез.
* Кышкы урманда йөрегез.
* Кышкы фотосессияга чыгыгыз.
* Күргәзмәгә яисә музейга барыгыз.
* Кайнар шоколад ясап эчегез.
* Кызыклы китап укыгыз.
* Күңелне җылытучы Яңа ел фильмнары карагыз.
* Урманда термостан кайнар чәй эчегез.
* Чыршы ылысларыннан өстегезгә кар коеп хозурланыгыз.
* Туганнарыгызга кунакка барыгыз.
* Компьютер артында мөмкин кадәр азрак утырырга тырышыгыз.
* Җәйгә эшли эшләрегез өчен исемлек төзеп куегыз.
* Ә, иң мөһиме, “ШАЯН ТВ” белән бергә булыгыз! Без сезгә каникулларны тагын да күңеллерәк итеп уздырырга булышырбыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...