15 February 2024
Бүген «ШАЯН ТВ» каналы да бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чаралардан читтә калмады. М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты буларак, шагыйрьнең музей-фатирында кунакта булды һәм укучылар белән очрашты. Каналның алып баручылары кунакларны «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге белән таныштырдылар, бергәләп әдипнең ялкынлы шигырьләрен сөйләделәр.
Comments: