Илнат Фархуллин җырчы булмаса, кем булыр иде?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Илнат Фархуллин җырчы булмаса, кем булыр иде?

Илнат Фархуллин җырчы булмаса, кем булыр иде?

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында Илнат Фархуллин җырчы булмаса, кем булуы хакында сөйләде.

- Монда энергетика ягыннан карарга кирәк. Энергия кайсы юнәлешкә таба күбрәк үзен җайлаштыра алыр иде – бу шуннан тора. Иҗат һәм сәнгать кебек яратып эшли ала торган эшем була алыр идеме икән?

Әлеге өлкә буенча Аллаһ Тәгаләдән аз гына булса да, сәләт бирелгән. Ул синең үзең өчен генә бирелмәгән, димәк, син әлеге талантны дөньяга кирәкле рәвештә җиткерә белергә тиешсең. Тамашачы, халык нинди дә булса энергия туплап, яхшы кәеф белән кайтып китә һәм әлеге энергетика аңа яшәргә көч бирә икән, мин дөрес юнәлештә дигән сүз. Мин бу әйберләрнең беразын гына булса да тамашачыга җиткерә алам икән, бик рәхмәтлемен. Концертларда халыкка бөтен булган көчемне бирергә тырышам.

Яңа елга хәтле бик актив кына эшләдек. Себер, Урал, Башкортостан, Татарстанның кайбер районнарында гастрольләр белән булдык. Гыйнвар аенда бераз ял итеп алдык. Хәзер инде февраль, март, апрельдә Татарстан буйлап концертларыбыз башланды.

Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...