2024 ЕЛГА ЙОЛДЫЗЛАР ФАРАЗЫ (Дәвамы)

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

2024 ЕЛГА ЙОЛДЫЗЛАР ФАРАЗЫ (Дәвамы)

2024 ЕЛГА ЙОЛДЫЗЛАР ФАРАЗЫ (Дәвамы)

Дуслар, алда Яңа 2024 елга елга Кытай календаре йолдызнамәсен тәкъдим иткән идек. Дәвамын укырга чакырабыз.

АТ

Алдагы ел Ат өчен начар булмас. Ат ел буена диярлек игътибар үзәгендә булачак. Аның үзен җәмгыятьтә күрсәтү, танылу алу, чаралар һәм бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнү мөмкинлеге артачак. Быел Атның теләкләре тормышка ашачак, ләкин аңа уңышка ирешергә теләгән өлкәдә бөтен көчен тупларга кирәк булачак.

КӘҖӘ

Яшел Аждаһа елында Кәҗә үзен үз стихиясендә тоячак, әмма аны зур булмаган кыенлыклар көтә. 2024 елда Кәҗәнең финанс проблемалары булмаячак, әмма зур табыш алу да көтелми. Аның шәхси тормышында барысы да яхшы. Кәҗәгә карьера һәм шәхси тормыш арасындагы баланс турында кайгыртырга кирәк, икесе дә аның өчен бик мөһим.

МАЙМЫЛ

Маймыл хәйләкәр һәм ул Аждаһа белән бик яхшы килешә, шуңа күрә ул ел буе үзен уңайлы хис итәчәк, тыныч кына үз эшләре белән шөгыльләнәчәк. Тормышы кайнап торачак. Маймылга үз сәләтләрен ачарга һәм иң кыю уйларын тормышка ашырырга мөмкинлек туачак. Бу белем ала башлау, һөнәр сайлау һәм яңаны үзләштерү өчен уңай чор.

pxtgkrsj3xu.jpg

Рәсем Яндекстан алынды

ӘТӘЧ

Яңа ел Әтәчкә бик күп мөмкинлекләр ача. Ләкин аннан тырышлык һәм активлык кына түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар да таләп ителә. Эштә Әтәч хезмәт хакын күтәрүгә һәм арттыруга ирешә ала, әмма моның өчен аңа актив рәвештә эшләргә туры киләчәк. Әгәр Әтәч максатына ирешү өчен җиңел юлны сайлый икән, бөтен теләкләрен тормышка ашыра алачак.

ЭТ

Эт елында туган кешеләр өчен 2024 елның чагыштырмача тыныч булуы көтелә. Космик җисемнәр ел дәвамында тормышның барлык өлкәләре өчен дә уңайлы булачак. Этнең финанслары әкренләп артачак. Йолдызлар аның өчен мөһим очрашу һәм сюрприз әзерләгән. Әгәр дә Эт гармониядә һәм үзен бәхетле тоя икән, ул планлаштырганга караганда, һичшиксез, күбрәк эшләячәк.

ДУҢГЫЗ

Дуңгыз елында туучылар өчен 2024 ел тулысынча имин һәм хәтта юмарт булачак. Дуңгыз үзенең теләкләренен тормышка ашырачак, бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк һәм шул ук вакытта үзен гармонияле хис итәчәк. Бу елның тенденциясенә игътибар итсәк – Дуңгызның шәхси файдасына юнәлтелгән барлык эшләр дә уңай булмаска мөмкин. Кыенлыклардан куркырга кирәкми, чөнки Дуңгыз Яңа ел хуҗасының яраткан хайваны, димәк, бу аның Агач Аҗдаһадан көчле яклау алачагын аңлата.

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...