Аҗдаһа елыннан нәрсә өмет итәргә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Аҗдаһа елыннан нәрсә өмет итәргә?

Аҗдаһа елыннан нәрсә өмет итәргә?

Киләсе 2024 ел - яшел агач Аҗдаһа елы. Ә яшел төс барлык дөнья мәдәниятендә тынычлык, яңару, үсеш белән ассоциацияләнә. Димәк, яңа елда безне кызыклы һәм яхшы вакыйгалар көтә. Кемнедер - карьера үсеше, икенче берәүне – гаилә бәхете, өченчеләрне икътисади үсеш һәм башкалар. Аҗдаһа безгә уңыш, алга китеш, “чәчәк ату” алып килергә тиеш, дип ышандыра астрология белгечләре.

Ләкин Аҗдаһаның куркыныч булырга да мөмкин икәнен онытмагыз. Аны ачуландырырга тырышмагыз. Астрологлар билгеләвенчә, агач Аҗдаһа тынычлык яратучы зат икән. Ул яңалыкларга җайлашырга һәм борчуларны урап узарга ярдәм итәргә тиеш.

2.jpg

Рәсем Яндекстан алынды

Яңа елны ничек каршыласаң, киләсе ел нәкъ шулай үтәчәк, диләр. Аҗдаһа елын каршылаганда ничек киенергә, нинди ризыклар әзерләргә һәм нинди бүләкләр сайларга?

НӘРСӘ КИЯРГӘ?

Кытайда йолдызнамә белгечләре Аждаһа елын алтынсу, көмешсыман, аксыл соры төсләрдә каршылау уңышлы, дип ышаналар. Әлбәттә, яшел агач Аждаһа елында яшел төс - төсләр патшасы. Ләкин үзләре Аждаһа елында туганнарга бу төс киңәш ителми. Ул уңыш китермәскә мөмкин. Аждаһа кызыл төсне дә бик ярата, шуны онытмагыз.

Тик аның яратмаган төсләре дә бар икән. Алар - зәңгәр һәм коңгырт. Аждаһа елын каршылаганда бу төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз. Гомумән, мөмкинлеккә карап, Аждаһа елын зәвыклы киенеп каршыларга кирәк. Ул бай күренгәнне, балкыганны ярата.

НИНДИ РИЗЫКЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ?

Быел сыйлар бик тәмле һәм юмарт булырга тиеш. Кытайларда аҗдаһа - императорларга якын зат. Аны лаеклы каршыларга кирәк. Өстәлдә кимендә унике төрле ризык булырга тиеш. Аш, дөгеле ризыклар, яшел чәй, әфлисун, мандарин, хөрмә кебек “алтын төсле” җимешләр булса яхшы

Аҗдаһа - ит тә, балык та, үсемлекләр дә ярата. Шуңа күрә нәрсә әзерләсәгез дә ел хуҗасы шат булыр. Иң мөһиме - сыйларыгыз бик тәмле, матур итеп куелган булсын.

НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?

Аҗдаһа елын каршылаганда якыннарга ниләр бүләк итәргә, дисезме? Монда фантазия кирәк булыр. Аҗдаһа гаҗәпләндергәнне ярата. Якын кешегезгә ниндидер спорт залына, бассейнга абонемент яисә һава шарында очарга юллама алып бирә алсагыз, бик яхшы. Бизәнгеч, матур кием, өйне бизәүче бүләкләр дә хуплана.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...