17 October 2019
Бәйрәм ашы кара-каршы! Без кунакка йөрергә дә, үзебездә кунаклар кабул итәргә дә яратабыз!
Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясе белән танышырга Казан шәһәре 27 гимназиянең 3 «В» классы укучылары экскурсиягә килде.
Тапшырулар ничек әзерләнә, ничек төшерелә, ут куелышы, «Күчтәнәч» тапшыруының алып баручылары белән күрештеләр.
Яраткан мультфильмнарын тәрҗемә итү процессын да кызыксынып күзәтте укучылар.
Гомумән әйткәндә, балаларга да, безгә дә бик күңелле булды. Журналистның җаваплы һәм кызыклы һөнәр икәненә алар бүген тагын бер кат инанды.
Comments: