Cultural education

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Cultural education

Cultural education

Иртәгә, 1 октябрь көнне, Казан циркында гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен мәдәни-мәгариф проектына рәсми рәвештә старт биреләчәк.

Проект ТРның мәдәният министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Максаты: балаларны мәдәни мохиткә җәлеп итү. Проектта катнашып, укучылар өстәмә гуманитар белем алачак, креатив фикерләү сәләтен үстерәчәк. Анда катнашу ирекле, бу төп шартларның берсе булып тора.

Тантаналы чарага Казан мәктәпләреннән ике меңнән артык мәктәп укучысы чакырулы. Моннан тыш, көн дәвамында балалар өчен музей, театр, китапханәләр буйлап төрле бушлай экскурсияләр дә оештырылачак. Шулай ук чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашачак.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...