26 September 2023
Дуслар, шатлыклы хәбәребез бар! «ШАЯН ТВ» каналы «Балалар өчен иң яхшы телеканал» номинациясендә Россиянең телевизион «ТЭФИ-KIDS 2023» милли премиясенең финалына чыкты! Бәйгедә каналыбыз Мәскәүнең «Мульт» һәм «Лёва» телеканаллары белән көч сынашачак.
Конкурста катнашуга барлыгы 203 эш җибәрелгән. Биш ел уздырылган премия тарихында бу рекордлы күренеш. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә октябрь аенда Мәскәүнең «Et Cetera» бинасында узачак.
«ШАЯН ТВ» каналын җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Бу – зур команданың зур хезмәте! Алга таба бөек үрләр һәм финалда уңышлар телибез!
Comments: