Гузель Уразова: мы смотрим «ШАЯН ТВ»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Гузель Уразова: мы смотрим «ШАЯН ТВ»

Гузель Уразова: мы смотрим «ШАЯН ТВ»

Гүзәл Уразова: «Балалар бездән дә яхшырак булырга тиеш».

Татарстанның халык җырчысы Гүзәл Уразова мәктәпне тәмамлап, Казанга килгәч тә, җырчы булам дип уйламый. Аның башында я икътисадчы, я юрист, я хисапчы булам дигән уйлар яши. Ләкин язмыш башкачарак хәл итә. 

Гүзәл апа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга килә. Ләкин моңа кадәр дә мәктәп елларында ук ул җыр конкурсларында, фестивальләрендә катнаша һәм җиңүләр яулый.

Гүзәл Уразова фикеренчә, яхшы җырчы булу өчен, иң беренче чиратта, сине халык яратырга тиеш. Артист үз эшенең остасы, чын профессиональлеккә ия, белемле,  зәвыклы итеп киенә, матур итеп сөйләшә белгәндә генә, ул тулы заллар тутыра ала.

Гүзәл Уразова студиягә килеп керү белән, үз балаларының «ШАЯН ТВ» каналын карауларын әйтте: «Әни кеше буларак, балалар өчен тәүлек буе эшли һәм татар телендә «сөйләшә» торган канал булуы- ул зур бәхет».

Балаларына Гүзәл һөнәр сайлау өлкәсендә бернинди чикләүләр дә куймый. «Балалар бездән дә яхшы булырга тиеш, - ди ул. - Нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, яхшы кеше булып калсыннар, бәхетле, үз эшләрендә оста булсыннар»

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...