ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

ДЕТСКАЯ РЕДКОЛЛЕГИЯ!

Дуслар, сезнең игътибарыгызга алып баручыбыз Зәринә Мулләхмәтованың иҗатын тәкъдим итәбез! ШАЯН кызыбызның җәе ничек үтә икән? Җавапны аның хикәясе белән танышкач белә алырсыз!

Быелгы җәй минем өчен сәяхәтләргә бай булды!

Җәй башында ук бөтен өй эшен эшләп куйдым да, рәхәтләнеп ял иттем.

Июнь аенда без гаиләбез белән Санкт-Петербургка барып кайттык. Анда күбрәк салкынча hава торышы булса да, безгә бәхет елмайды, көннәр эссе булды. Рәссәй көненә анда аерылмалы күпер астыннан зур ал җилкәнле корабль чыгардылар. Әкияттәге кебек! Гомумән, ул бик матур hәм чиста шәhәр.

Питердан кайткач, мин авылга кунакка кайттым. Анда әбигә булыштым, дуслар белән уйнадым, безгә хәттә урам концертында булырга туры килде. Шулай ук без Айдар абый белән әбигә кечкенә песи алып кайттык.

Июль аенда без әти-әни белән Грузиягә машинабыз белән юл тоттык. Анда Тбилиси шәhәрендә тукталдык. Безнең кунакханә түбәсендә бассейн бар иде. Шул бассейнда без бер генә көн йөзә алдык, чөнки калган көннәрдә салкынча hава торышы торды. Ләкин без кәефне төшермәдек, шәhәр карап йөрдек, көймәдә йөздек, фуникулерга утырып тауга мендек.

Грузиядә биш көн булып, Дагестанга кузгалдык. Анда бик эссе иде, Каспий диңгезендә рәхәтләнеп коендык. Суы бик җылы, хәтта чыгасы да килмәде. Дагестанда без әле тагын Сулак каньонына да бардык. Анда искиткеч матур таулар!

Кыскасы, миңа бу җәй бик ошады һәм мин бу җәйне бик озак онытмаячакмын!

Зәринә Мулләхмәтова

Комментарии:

Для того, чтобы оставить комментарий, вам необходимо авторизоваться.

Авторизоваться
Загрузка комментариев...