«Gormiti»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Gormiti»

«Gormiti»

«ШАЯН ТВ» каналында баручы «Гормити» анимацион мультсериалы сезне тылсымлы Горм утравында яшәүче дүрт яшь сугышчы белән таныштыра. Бу иң яхшы дуслар: Риф, Трек, Айкор һәм Эрон. Аларның барысының да тамырлары Утка, Җилгә, Ташка һәм Бозга килеп тоташа.

Геройлар бергәләп легендар манараны эзләргә китәләр. Нәкъ менә анда әлеге стихияләрнең беләзекләре саклана. Бу - Гормити алпарларының (рыцарь) мирасы, алар кайчандыр явыз монстрларны кире борып җибәргәннәр.

Озак еллар әлеге манараны берәү дә таба алмый. Әмма бөтен өмет яшьләрдә. Магик беләзекләрне тапкач, ниләр булыр? Безнең геройларның язмышы ничек тәмамланачак һәм аларны нинди маҗаралар көтә? Бу сорауларга җавапны «Гормити» мультсериалын карап белә алачаксыз!