23 December 2020
24 декабрь 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган Пресс-конференциясе үтәчәк.
Чарада «ШАЯН ТВ» каналы яшь алып баручылары да катнаша. Биредә аларга узып баручы елда ирешкән җиңүләр турында сөйләргә һәм Президентны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга мөмкинлек булачак.
Мәгълүм булганча, нәкъ ике ел элек, 2018 елда, Татарстан Республикасы Президенты хәер-фатыйхасы белән «ШАЯН ТВ» каналы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Шул көннән, ул тәүлек әйләнәсе эшләүче беренче татар балалар телеканалы статусын йөртә.
Конференция онлайн форматта, «Zoom» платформасында узачак.
Comments: