«Яраткан шигырь»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Яраткан шигырь»!

«Яраткан шигырь»!

«ШАЯН ТВ» каналы сезне гаҗәеп серле шигърият дөньясына дәшә! Күпләрегез яратып өлгергән «Яраткан шигырь» теле-радиопроекты кабат эфирда!

Проект татар шигърияте аша татар теленә, татар халкына, туган җиргә мәхәббәт уяту, әхлак тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул нәфис сүз аша балаларда татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли, татар язучыларының иҗаты белән таныштыра.

Проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыкка җиткерә. Шигырьләрне «ШАЯН ТВ» каналының алып баручылары һәм артистлар сөйлиләр. Һәр әсәр лирик герой һәм образларның серле дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы, байлыгы чагыла. «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе тарафыннан шигырьләрнең аудиоязмалары да эшләнде. Тапшыруның аудиториясе исә чикләнмәгән, аны төрле яшьтәге балаларга, шул исәптән, гаилә белән дә карарга була.

«Яраткан шигырь» проектын шимбә, көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...