19 January 2020
Һәркайсыбыз атна ахырын - якшәмбене зур түземсезлек белән көтә. Төрле заманнарда якшәмбе календарьда төрле көнгә туры килгән. Антик дөньяда «астрологик атна» булган, ул чакта якшәмбе атнаның дүртенче көне булган. Бу көнне ял итәбез, яңа эш яки уку атнасына әзерләнәбез. Моның өчен без Рим императоры Константинга рәхмәтле булырга тиеш. Нәкъ менә аның боерыгы белән, 321нче елда якшәмбе ял көне дип игълан ителә. Саф һавада йөреп кереп, безнең каналдагы иң матур тапшыруларны, мультсериалларны карап ял итегез, дуслар!
Comments: