«ШАЯН»лылар ветераннарга багышланган концертта!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН»лылар ветераннарга багышланган концертта!

«ШАЯН»лылар ветераннарга багышланган концертта!

Бүген Журналистлар союзында журналистика ветераннарына багышланган зур концерт узды. Анда «ШАЯН ТВ» каналы балалары да бик теләп катнашты. Алып баручыларыбыз Ислам Хәбибуллин, Асилә Кашапова, Әминә Нуретдинова җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестивале җиңүчеләре Наилә Славина «Дәү әни» җырын, Сәидә Абдуллина, Милина Хәйруллина, Әминә Гыйльманова исә «Композитор чыпчыклар»ны башкарып, бәйрәмгә килгән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.

Чыннан да, концерт җылы рухта узды! Нәни йолдызчыкларыбызны кайнар алкышларга күмделәр!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...