Spring is coming!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Spring is coming!

Spring is coming!
«ЯЗ ҖИТӘ»

Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.

                                  Фатих Кәрим


«КОШЛАР КАЙТКАЧ»

Елгада бозлар кузгалды…

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.
…Килгән кошларны күрергә
Гаяз ашыкты иртән:
– Сыерчык кунган түбәдә,
Кайчан ул килеп житкән?
Сузып – сузып сайрый кошчык,
Канатын кага-кага.
– Яратам җырыңны, - диеп
Эндәште Гаяз аңа.
– Ышанмыйм, – диде сыерчык, –
Күңелем минем тоя:
Яраткан булсаң җырымны,
Син куяр идең оя.

                                Галимҗан Латыйп 

                 

«ЯЗ»

Туктап сана,
Тамчы тама:
Тып, тып, тып.
Төшә-төшә,
Бозны тишә:
Тып, тып,тып.
Яз бу, ишет,
Кага ишек:
Тып, тып, тып.

                           Шәүкәт Галиев


«ЯЗ»

Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән
Яз килә, яз килә.
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән көлә,
Кар суында йөгерә,
Яшеллеккә төренә.
Яз ләйсән булып ява,
Яз күкри-тетри һава.
Яз кошлар белән кайта...
Язны һәркем ярата.

                          Нури Арслан 

  


               

          


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...