Әбиме? Бабаймы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әбиме? Бабаймы?

Әбиме? Бабаймы?

     Быелгы җәйне тузганаклы җәй, дисәк дөрес булыр, шулай бит, дуслар? Сез инде кояш кебек сары чәчәкләрдән тәкыя үреп тә, кулга беләзек ясап та, әниләрегезгә "бал" ясау өчен аны җыеп өлгергәнсездер, дип ышанабыз? Менә шундый  файдалы да, матур да ул. Хәзер исә, басу-кырларны ак мамыкка күмеп утыра тузганак! Шулар арасыннан йөгереп узасы килә. Ә менә без бер кызык уенны исегезгә төшерергә телибез. Дусларыгызга өйрәтегез әле, шаккатсыннар! 
    Акрын өзеп алыгыз да, "Әбиме-бабаймы?" дип сорагыз. Итәшегез җавап биргәч, өреп җибәрегез. Әгәр берничә мамык калса, әби була, очып бетсә - бабай! Менә шундый кызык уен сезгә, дуслар!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...