Фирдүс Тямаев: "ШАЯН ТВ"ны улларым да ярата".

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Фирдүс Тямаев: "ШАЯН ТВ"ны улларым да ярата".

Фирдүс Тямаев: "ШАЯН ТВ"ны улларым да ярата".

     

        Каналының инстаграм сәхифәсендә көн саен туры эфирлар оештырыла. “Кичке әкиятләр” тапшыруын алып баручы Ләйләнең җиңел кулы белән башланган эфирлар бик күңелле уза. Без инде педагог-психолог, “Татарча психология” аккаунты авторы Алсу Фролова-Талибуллина, 1нче номерлы балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лутфуллин, Россия күләмендәге күп проектлар катнашучысы, нәни йолдыз Арслан һәм аның әнисе актриса Гүзәл Сибгатуллина белән кызыклы һәм файдалы эфирлар уздырды. 9 апрель көнне Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән узган туры эфирда җырчы тамашачыларга изге теләкләрен җиткерде. Өйдә үткәргән һәр мизгелдән тәм табарга, якыннарыбызның кадерен белергә чакырды. Шулай ук “ШАЯН ТВ” каналына да үз теләкләрен җиткерде: “Менә телебез белән килеп чыккан күңелсез хәлләр вакытында шундый татар балалар каналы ачу – бик зур эш, күп көч таләп итә. Балаларыбыз өчен бу – зур бүләк. Минем улларым да яратып карый, мин дә алар белән караштырам. Нәни дусларыгыз артсын гына! Яңадан-яңа тапшырулар, мультфильмнар эшләгез! Талантлы балаларны үстерү өчен иҗат мәйданы булып торсын, “ШАЯН ТВ”. Уңышлар сезгә!”
        Без әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә файдалы эфирларны дәвам итәбез. Бүген танылган театр артисты Резедә Сәлахова белән онлайн-очрашуга чакырабыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...