Бөтендөнья телевидение көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бөтендөнья телевидение көне!

Бөтендөнья телевидение көне!

21 ноябрь - Бөтендөнья телевидение көне!

Бүгенге тормышыбызны телевидениесез күз алдына да китереп булмый. Ул күп кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора. Зәңгәр экраннар аша без иң кайнар яңалыкларны беләбез, җан азыгы алабыз. Мәгълүматны халыкка җиткергәндә телевидение хезмәткәрләреннән һөнәри осталык кына түгел, югары әхлакый сыйфатлар, кыюлык һәм сабырлык та сорала.

Бүген «ШАЯН ТВ» хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә дигән сүз! Хөрмәтле каналыбыз хезмәткәрләре! Сезне Бөтендөнья телевидение көне белән котлыйбыз! Кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләргә яңа идеяләр, иҗади проектлар, чиксез энергия һәм сәламәтлек телибез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...