Туган көнең белән, «ТНВ»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Туган көнең белән, «ТНВ»!

Туган көнең белән, «ТНВ»!

Бүген Татарстандагы иң зур массакүләм мәгълүмат чарасы – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең туган көне!

20 елдан артык «Яңа гасыр» телеканалы үзенең иң яхшы тапшырулары белән тамашачыларын сөендереп килә. «Болгар радиосы»нда иң матур җырлар яңгырый. «Яңа гасыр»ның зур канаты астында беренче балалар каналы - «ШАЯН ТВ» эшли.

Медиахолдинг тамашачыларны, тыңлаучыларны дөньяның иң кайнар яңалыклары белән таныштыра, танылган шәхесләр турында сөйли, якты сюжетлар төшерә, ял иттерә. Шул рәвешле, үзенең тырыш хезмәте белән татар телен, мәдәниятен үстерү һәм саклауга зур өлеш кертә, чит төбәкләргә сибелеп яшәүче татарларыбызны берләштерә.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе киләчәктә дә яраткан, тугры тамашачылары белән бергә булып, һәрвакыт алга барсын, бөек үрләр яуласын!

Туган көнең котлы булсын, яраткан «ТНВ»! Бәйрәм белән, кадерле хезмәттәшләр!

 



Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...