Баллы көн!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Баллы көн!

Баллы көн!

Торт – баллы ашарга яратучыларның иң яраткан ризыгыдыр, мөгаен. Бер генә бәйрәмне дә аннан башка күз алдына китереп булмый. 20 июльдә Халыкара Торт көне дә билгеләп үтелә. Бу уңайдан яраткан ризыгыбыз турында кайбер фактлар белән танышып китик!

* Пешекчеләрнең тортны кайчан уйлап табулары билгеле түгел. Кайбер чыганаклар буенча, аны урта гасырда Италиядә пешерә башлаганнар дигән мәгълүмат бар. Башка версия буенча, тортлар көнчыгыш тәм-томнарыннан килеп чыккан дип санала.

* Берничә йөз ел элек торт дип түгәрәк ипине атаганнар.

* Тортлар, гадәттә, түгәрәк була. Ул тормышның, кояш һәм айның түгәрәк табигатен символлаштыра.

* 1785 елда гына торт беренче тапкыр туган көн символы булып таныла. Ул чакта аны бәйрәмгә чакыру сыйфатында тәкъдим итәләр.

* Ак туй торты - бәйрәмнең финал өлеше һәм кунаклар өчен тәмле сый гына түгел. Ә кәләш күлмәге кебек үк, чисталыкны символлаштыра.

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...