Төньяк балкышы тагын кабатланырмы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Төньяк балкышы тагын кабатланырмы?

Төньяк балкышы тагын кабатланырмы?

5 ноябрь кичендә Татарстанның күп кенә районнары күк йөзендә гаҗәеп матур күренеш күзәтте. Төньяк балкышы фотолары белән социаль челтәрләрдә дә бүлештеләр.

Күпләрне сокландырган әлеге күренеш җир шары өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Белгечләр моны көчле магнит давылына бәйләп аңлата. Җирнең магнит кырының бозылу дәрәҗәсе соңгы 24 сәгать эчендә G4 дәрәҗәсенә җиткән, бу биш баллы шкала буенча бик көчле дәрәҗәне аңлата, G4 дәрәҗәсе челтәрдәге көчәнешнең тотрыксызлыгына, саклык чараларына һәм энергия системалары участокларына зыян китерергә мөмкин.

Экспертлар кисәтүенчә, ноябьдә көчле магнит давыллары булачак әле. Магнит давыллары 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң көчле дулкыннар 9, 13 һәм 14 ноябрьдә булачак. 8 ноябрьдә 4 баллы магнит давылы башланачак, ул 9 ноябрьдә тәмамланачак. 10 ноябрьдә магнит давылының интенсивлыгы 3 балл булачак, һава торышына бәйлеләргә аның тәэсире сизеләчәк.13 һәм 14 ноябрьдә кояш активлыгы янә арта, ә менә 15енә бер баллга кадәр төшәчәк.

Метеосизгер кешеләрнең кәефенә, хәленә кояштагы көчле ялкынлану да тәэсир итә. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый.

Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә киңәш ителә. Бу көннәрдә күбрәк саф һавада йөрергә кирәк.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...