«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе! ЯҢА СЕЗОН

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе! ЯҢА СЕЗОН

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе! ЯҢА СЕЗОН

Халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша! Тагын да күбрәк җиңүчеләр һәм тагын да күбрәк премиаль фонд!

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

Премиаль фонд 1500 000 сум.

Бәйге татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү, телевизион кадрлар әзерләү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Искәртеп узабыз, узган ел конкурс дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм төрле яшьтәге 3000нән артык татарны берләштерде. Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Киров, Свердлау, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы. Беларусь һәм Төркиядән дә катнашучылар булуы - бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилләде.

Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.

Быелның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала.

Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн акета тутыру мөмкинлеге дә каралган.  

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезгә ярдәм итүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз! 

 Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.

Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Нигезләмә 
Анкета участника
Катнашучы анкетасы

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...