Unique animal-turtle

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Unique animal-turtle

Unique animal-turtle

Сәлам, дустым! Сезнең игътибар иткәнегез бармы: кайвакыт әкренрәк хәрәкәтләнә башласаң, «син ташбака кебек» дип әйтәләр. Ә чынлыкта исә ташбакалар бер дә әкрен йөрмиләр икән. Кыскасы, бик үзенчәлекле хайван алар. Сезгә дә берничә кызыклы факт тәкъдим итәм:

1.     Ташбакалар дөньяда кешеләр барлыкка килгәнче үк булган. Алар коры җирдә дә, шулай ук сулыкларда да яшиләр.

2.     Борынгы ташбакаларның хәтта тешләре булган.

3.     Бер ташбаканың авырлыгы 700-900 кг җитә ала.

4.     Агулы ризыклар ашаганга, ташбакаларның үзләренең ите дә агулы була.

5.     Кайбер ташбакалар 100 елдан артык та яши.

6.     Алар кешенең йөзен истә калдырырга сәләтле.

7.     Ташбакалар, Антарктидадан кала, бөтен материкта да яши.

8.     Суда яшәүче ташбакаларның тизлеге сәгатенә 30-35 км га җитә ала.

9.     Сазлыкта яшәүче ташбакалар исә 4-5 ел буена бер дә ашамыйча торырга мөмкиннәр.

10.   Эре диңгез ташбакалары дельфиннарның телен аңлыйлар. Бу эксперимент һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә исбатланган.

11.   Йомырка салгач, ташбакалар бу турыда бөтенләй оныталар.

Алар турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, безнең «ШАЯН ТВ» каналда баручы «Паола һәм аның дуслары» турындагы сериалны карагыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...