Кызыклы фактлар: суган көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кызыклы фактлар: суган көне!

Кызыклы фактлар: суган көне!

Аңа багышлап, җырлар җырламасалар да, аннан башка бер генә ашның дә тәме булмас кебек. Алай гына да түгел, сәламәтлек өчен ничек файдалы бит әле ул! Әйе, әйе, суган турында сүз башладык. Россиядә суган көне бүген! Тураганда күзгә кереп елатса да, бераз мактыйк әле үзен!

· Хәзерге көндә суганның 900дән артык төре бар. Алар бакчада гына түгел, урман-кырларда, басуларда үсә.

·Тикшеренүчеләр суганның ватанын һаман да төгәл билгели алмый. Көньяк-Көнбатыш Азиядә барлыкка килгәндер, дигән фикер генә яши.

· Суган турында язылган беренче мәгълүматлар безнең эрага кадәр моннан 30 мең еллар элек булган.

·Америка җирлегенә суган Христофор Колумб экспедициясе ярдәмендә килеп җиткән. Диңгезчеләр башта аны Изабелла утравына утырткан, аннары актив рәвештә контитентта да үстерә башлаган.

·Суганда шикәр алма белән грушага караганда да күбрәк. Бер телем суганда 6% шикәр бар.

· Көннәр салкынайткач, иммунитетны ныгыту өчен, көненә нибары ярты суган ашау да ярдәм итә.

· Суган суы шөпшә яки бал корты тешләгәч тә авыртуны баса.

·Суганны тураганда, суы күзгә кермәсен өчен, пычакны су белән юешләргә була. Суганны суыткычка куеп катыру да бу эштә ярдәм итә.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...