23 февральгә шигырьләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

23 февральгә шигырьләр!

23 февральгә шигырьләр!
Тиздән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Әтиләрегезгә, абый-энеләрегезгә матур шигырьләр сөйләп бүләк ясагыз! Без сезнең игътибарга Роберт абый Миңнуллин шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Малайлар бәйрәме иде

Шушы Гөлнар аркасында
Әй хурлыкка калдым ла!
Бөтенесе алдында бит, 
Бөтен класс алдында!

Малайлар бәйрәме иде.
Минем янга килде дә, 
Елмайды да, көлде дә,
Тоттырды миңа бүләк.
Бар класс куйды гүләп!

Малайлар: "Уххх! "- иттеләр!
Ә кызлар: "Аххх!" - иттеләр!

Телсез калдым мин үзем,
Кызарды бугай йөзем,
Агарындым аннары,
Каралды күз аллары...

Кызык түгел калганы...

Гөлнарны әйтәм әле -
Миннән көләдер әле.
Ярар, ярар, үзе дә
Берәр эләгер әле.

Ул әле хур булачак-
Күзләре дүрт булачак!
Алдымда бер кызарып,
Бер агарып торачак!

Алай хур да иттергәч,
Ачуны да китергәч,
Берәр җае чыкканны,
Ярар, көтәрмен әле -
Үзенә иң матур чәчәк
Бүләк итәрмен әле!

Моннан ары Гөлнар да
Йөри алмас шат кына!
Җитсен әле,
Җитсен әле
8 март кына!
Малайлар сөйләшә

- Мин, үскәч абый булам,
Аннары бабай булам!
-Ә мин, бабай булгач та,
Гел әйбәт малай булам!
-Мин үзем әти булам!
-Ә мин дәү әти булам!
-Үскәч кем буласымны
Мин әле әйтми торам.
-Мин батыр солдат булам!
Ә мин космонавт булам!
-Ә мин Третьяк булам,
-Капкада сакта торам!
-Ә мин бик озын булам,
Үсәм әле тагы да!
-Ә мин начальник булам,
Йөрим "Волга" да гына!
-Ә мин кибетче булам
Яисә итче булам!
-Ә мин бик көчле булам,
Әтием төсле булам!
-Мин комбайнчы булам,
Кырда иген урырга!
-Ә миңа әни, үскәч,
Куша Кеше булырга!
Юкка малай булганмын!

Их, кыз буласым калган!
Белмәдем шул мин алдан.
Кызларга - кадер-хөрмәт,
Эшләре бара гөрләп:
Бәйрәм саен аларга
Чәчәк бүләк итәсең.
Исәнләшеп үтәсең,
Ишек ачып кертәсең,
Хәтта портфельләрен дә
Күтәрешеп йөртәсең.
Троллейбуста барганда,
Автобуста барганда,
Алар утырып бара.
Ә син утырып кара!
Шунда ук күрәчәкләр,
Һәммәсе көләчәкләр,
Әдәпсез, диячәкләр,
Гадәтсез, диячәкләр.
Ә кызларга күңелле,
Йөриләр килештереп.
Үзләрен булмый хәтта
Шаяртып, ирештереп.
Юкка малай булганмын,
Калган ла кыз буласым!
Моннан соң мин, күрерсез,
Акыллы булачакмын:
Яңадан тусам әгәр,
Кыз булып туачакмын!
Батырлык эшләр идем
Ничек эшлим
Шәп батырлык? –
Бөтен дөнья
Шаккатарлык!
Батырлыкка
Сәләт кирәк.
Сәләтем бар –
Сәбәп кирәк!
Эзләп йөрим
Шул сәбәпне,
Иң бәхетле
Шул сәгатьне.
Тик сәбәпне
Табып булмый,
Тапмыйча да
Калып булмый.
Әрәм ята батырлыгым –
Уйланам шул хакта гына.
Үч иткәндәй, җае чыкмый
Иң-иң батыр чакта гына.
Батырлыклар эшләү җиңел,
Батыр булсаң җайлы гына.
Батырлыклар эшләр идем -
Чыкмый әле җае гына.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...