Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне шатлыклы да, дулкынландыргыч та, бераз моңсу да Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! Бүген сезнең өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Сез зур өметләр, ак хыяллар белән олы тормыш юлына аяк басасыз.

Сезгә тормыш юлында очраган сынауларны җиңәрлек ихтыяр көче, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телибез. Нинди генә үрләргә ирешсәгез дә, мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Хәерле юл сезгә!

Безнең «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары арасында да быел мәктәпне тәмамлаучылар бар! Азамат Зәйнулин һәм Зилә Хәбибуллина бүген мәктәп белән хушлаштылар! Бәхетле киләчәк сезгә, балалар!

99.jpg

00.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...