«Смайлик»ның туган көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Смайлик»ның туган көне!

«Смайлик»ның туган көне!

Бүген, 19 сентябрьдә үзенчәлекле бәйрәм - Интернетта елмаю символы булган «Смайлик»ның туган көне билгеләп үтелә!

Ә сез виртуаль аралашуда еш кулланыла торган смайликның ничек барлыкка килүен беләсезме? Әлеге матур бәйрәмнең тормышка ашырылуының төп сәбәпчесе - Харви Бэлл исемле рәссам.

Америкада Харви Боллоу атлы гади бер рәссам була. Ләкин аның иҗаты башкаларны әллә ни кызыксындырмый. Тик 1963 елда иминиятләштерү компаниясе үзләренә берәр матур, кешеләрне елмаерга мәҗбүр итә алучы символ ясату тәкъдиме белән чыга. Харви, озак та уйлап тормый, аларга без бүген барыбыз да бик яратып куллана торган «смайл»ны тәкъдим итә. Нәкъ менә шул рәвешле яхшы кәеф символы - смайлик танылу ала.

Бөтендөнья елмаю елмаю көне беренче тапкыр 1999 елда билгеләп үтелә. Рәссам фикеренчә, бу көн яхшы кәефкә багышланырга тиеш.

Дуслар, сезнең тормышыгыз бары матур «смайлик»лардан гына торсын, күңелсезләренә урын калмасын!

Елмаю символы булган

“Смайлик”ның туган көне,

Барыбызга да таныш ул,

Шуны белгән идеңме?

 

Инглиз теленнән алынган,

Тәрҗемәсе – “Елмаю”,

Төрле эмоцияләрне

Җиңел генә белдерү.

 

Әйтергә сүз тапмаганда

Смайлик ярдәмгә килә,

СМС хәбәрләр белән

Хәбәр тиз барып җитә.

 

Смайлик куеп җибәрәм мин,

Белдерергә хисемне,

Шуннан аңлап белерсез сез

Әйтми калган сүземне.

 

Төрле төстә һәм формада

Төрле хисне белдерә,

Татарча "елмайлик" диеп

Бик тә әйтәсе килә!

                       Фәймә Зайнуллина

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...