16 January 2025
Дуслар, «ШАЯН ТВ» телеканалында янәдән премьера - «Шукки һәм Бейта»! Мультфильмның төп геройлары башка хайваннарга ярдәм итәргә теләгән батыр тычканнар. Алар үзләре ясаган вертолёт һәм танкта сәяхәт итәргә карар кылалар! Шукки һәм Бейта гаделлекне торгызырга телиләр һәм яңа маҗараларга гел әзер! Юлда дусларга төрле киртәләр очрый, ләкин бер-берсенә ярдәм итеп, алар авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр. «Шукки һәм Бейта» безне яңа танышуларга кыю һәм ачык булырга илһамландыра. Алар белән дуслык һәм маҗаралар дөньясына чуму мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Дүшәмбе-җомга көннәрендә 12:00 һәм 20:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» телеканалында карый аласыз!
Comments: