«ШАЯН ТВ»да кунаклар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да кунаклар!

«ШАЯН ТВ»да кунаклар!

«ШАЯН ТВ» каналында «ДЕТИ ЕДИНЫ» мөмкинлекләре чикләнгән хәйрия фонды балалары һәм Алабуга шәһәренең «Ләйсән» балалар бакчасы кунакта булды. Алар зур студиябез буйлап сәяхәт иттеләр, төшерү серләренә төшенделәр, дубляж студиясендә дә кунакта булдылар. Популяр тапшырулар, аның алып баручылары, катнашучылары белән таныштылар һәм якыннан аралаштылар.

«ШАЯН ТВ» каналы төрле күңелле викториналар үткәреп, балаларның күңелен күрде. Ә яраткан каналларыннан истәлекле, шәп бүләкләр һәрберсенең дә күңеленә хуш килде.

Очрашуның иң күңелле ноктасы – ул да булса «ШАЯН ТВ» каналының төп персонажы – Шаянның чыгышы булды. Ул балалар белән шаярды, көлде, фотога төште, яхшы кәеф бүләк итте!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...