«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен сюрприз әзерләде!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен сюрприз әзерләде!

«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен сюрприз әзерләде!

«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен сюрприз әзерләде! «ШАЯН Әлифба» проектын сез бик ошаттыгыз, ә хәзер саннарны бергәләп, җырлап өйрәнергә чакырабыз! 

«ШАЯН Саннар» – саннарны өйрәнүгә багышланган яңа мультипликацион YouTube проект. Саннарга өйрәтү балаларга җыр формасында тәкъдим ителә - бу исә укыту процессын тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч итә!

Проект балаларга 0дән 10га кадәр саннарны аерырга өйрәтә, игътибар һәм хәтер күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә. 12 анимацион өйрәтүче роликны үз эченә алган мультсериал 3-5 яшьлек балалар өчен актуаль. Тәкъдим ителәчәк мәгълүмат балалар тарафыннан җиңел үзләштерүгә, ә анимацион рәсемнәр кечкенә балаларны татар халкының милли колориты белән таныштыруга юнәлтелгән.

«ШАЯН Саннар» проектының беренче өч сериясен бүген «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында күрергә мөмкин. Бик тиздән аның калган серияләре дә дөнья күрәчәк!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...