«ШАЯН ТВ»лы ҖӘЙ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»лы ҖӘЙ!

«ШАЯН ТВ»лы ҖӘЙ!

Урамда – җәй! Каникул да дәвам итә. Һәр көнне файдалы, истә калырлык итеп уздырасы килә. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы якын дуслары өчен берничә файдалы лайфхак әзерләде!

- быел #шаянҗәй хештегы популяр хештегларның берсе булачак, чөнки каналның инстаграм аккаунтында шул исем белән игълан ителгән флешмобта һәр кеше катнаша ала. Бары тик җәйнең иң матур мизгелләрен фотога төшереп, үзегезнең аккаунтка куеп, #шаянҗәй хештегын гына язарга кирәк.

- җәй сый-нигъмәтләрен дә мулдан бирә. Җиләк-җимешләрдән бик күп төрле тәмле ризыклар әзерләп була. Каналның рәсми сайтында #шаянрецепт хештегы буенча үзенчәлекле рецептлар таба аласыз. Аларны әзерләп, шулай ук фотосын үз инстаграм аккаунтыгызга куярга онытмагыз!

- «ШАЯН ТВ» каналы барыбызны да саф һавада физик күнегүләр ясарга чакыра. «Тиззарядка» тапшыруына кушылыгыз! Урамда телевизор юк, дисезме? Каналны онлайн форматта сайт аша да, үзегезгә уңайлы вакытта «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналыннан да карап була.

- Эссе көндә бераз өйдә дә ял итеп аласы килә. «ШАЯН ТВ» каналы премьералар белән сөендерүен дәвам итә. Берсеннән-берсе кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч документаль сериаллар, файдалы тапшырулар һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.

- социаль челтәрләрдә үз аккаунтларын дөрес һәм кызыклы итеп үстерергә теләгән дуслары өчен, «ШАЯН ТВ» каналы «Телевизион онлайн блогерлар мәктәбе» ачып җибәрде. Туры эфир барышында узган онлайн дәресләрне танылган блогерлар алып бара. Файдалы мастер-классларны каналның сайтында кабатлап та карый аласыз.

- Төп киңәш: хыялланырга курыкмагыз! Үз эшегездә тәртип булсын! Куйган максатларга ирешергә омтылу – уңышның нигезе. Спорт белән шөгыльләнүме ул, фотога төшерү яки блогер булумы, менә бүген, хәзер үк шул хыялыгызга таба бер адым ясагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...