Татарстанның беренче Президенты беренче балалар каналында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татарстанның беренче Президенты беренче балалар каналында!

Татарстанның беренче Президенты беренче балалар каналында!

      Шушы көннәрдә «ШАЯН ТВ» каналында тарихи вакыйга булды. Беренче татар балалар каналына кунакка республикабызның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев килде.
   «Без сезне «ШАЯН» студиябездә күрергә бик шат», – дип каршы алды мөхтәрәм кунакны каналның төп алып баручылары Шаян белән Биби. «Оста куллар» тапшыруын алып баручы Мәликә студия буенча экскурсия үткәрде.
     Минтимер абый исә: «Бу – тарихи гамәл. Сез – беренче! Бик булдырып эшлисез. Халык та ярата. Канал матур гына эшләп китте, үз урынын тапты. Хәзер инде камилләшергә! Ә камиллеккә чикләр юк, булмасын да!» – диде.
   Очрашу ахырында, истәлеккә фотога төшкәч, хөрмәтле Минтимер абый Шәймиев балачак хатирәләре белән уртаклашты. Киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып, «ШАЯН»лыларга: «Тырышкан табар – ташка кадак кагар. Шуны онытмагыз, тырыш булыгыз. Мин сезгә чын күңелдән уңышлар телим!» – дип теләкләрен җиткерде.

01e1f8ca-feb1-44b3-b0bf-65c0eae60489.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...